«Ак Барс» хәзер татар стилендә костюмнар киеп йөри. XX гасыр башы трендын кире кайтарганнар

14.09.2020 г.

«Ак Барс» татар стилендәге яңа клуб костюмнарын тәкъдим итте. Мондый киемнәрдә команда КХЛ матчларына килә һәм рәсми чараларда катнаша.

КХЛ регламенты клубларны матчларга эшлекле костюмнар киеп килергә мәҗбүр итә. Бу яктан лига зур адым алга ясады дип әйтергә мөмкин − элек уенчылар спорт костюмнарыннан да килә иде. Ә Александр Овечкин 2008 елда Россия Президенты Дмитрий Медведев янына күн чалбардан килгән булган.  Шул ук вакытта бөтенесе дә бер үк төрле костюмнарга заказ бирми. Әйтик, узган сезонда «Салават Юлаев» уенчылары башкорт костюмнарының төрлелеген күрсәтте.

«Ак Барс»ның яңа костюмнары – элек казакин дип аталган милли татар костюмын интерпретацияләү. Ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татарларның традицион киемнәре булып санала. Ул вакытларда казакин татар зыялылары киеме буларак кабул ителгән. Ул фабрика тукымаларыннан тегелгән кара төстәге демисезон өске кием булган. Казакин белән традицион классик чалбар һәм уртадан киселгән күлмәк киеп йөргәннәр. Казакинга кадәр милли киемдә озынрак булган чапан киң таралган, ул тезгә кадәр җиткән, озын җиңнәр белән төшкән, өске өлеше элмәгә тагылган.

2019 елдан шундый ук пиджакларны Татарстанның югары җитәкчелеге – республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Президент Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров киеп йөри. Мондый пиджакта беренче тапкыр Президент ТАССР төзелүнең 100 еллыгына рәсми старт биргән чарада күренде.

Россия көнендә быел беренче тапкыр охшаш костюмда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров пәйда булды. «Уфа» футбол клубы уенчыларның да шул ук костюмнар киячәген игълан иткән иде. Тик шул ук вакытта җәмәгатьчелек аларны мондый киемдә бер тапкыр да күрмәде. «Ак Барс» хоккейчылары исә һәр матч алдыннан шундый костюмнар киячәк.

Традицион кием-салым заманча үзгәреш белән кабат популярлаша. «Даллас» уенчылары, мәсәлән, уеннарга ковбой джинсы һәм эшләпәдән килгән.

Милли баскетбол лигасында мәсәлән командаларның уеннарга килүе фэшн-шоуны хәтерләтә. Бер генә лигада да мондый мода культы юк. Ә йолдызларның бер матчында Леброна Джеймс медиакомпаниясе NBA All-Star All-Style конкурсын игълан итте. Башта подиумга эшлекле стильдә, аннары кичке киемдә чыктылар. Финалда иң якты киемнәрне күрсәтергә кирәк иде, анда уенчылар уенга килергә һәм киенү-чишенү бүлмәсенә кадәр узарга тиеш иде.

«Ак Барс» хоккейчыларына яңа пиджаклар ошады. «Президент белән стильдә барабыз», - диде казанлыларның капкачысы Тимур Билалов. Ә һөҗүмче Станислав Галиев уенчыларның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бер адымда булуына һәм татар стилендә пиджак киеп йөрүенә шат булуларын әйтте.

Поделиться

Генераль иганәчесе

ХК «Ак Барс», ХК «Барс» һәм ХК «Ирбис» катнашындагы матчларның иганәчесе
Генераль
иганәчесе
КХЛ чемпионаты партнерлары
2020/21 сезон