Барлык хәбәрләр

«Йокерит» – «Ак Барс» – 2:5

 «Ак Барс» яңа сезонда беренче җиңүгә иреште – Хельсинкида Дмитрий Квартальнов командасы фин «Йокерит»ын 5:2 исәбенә отты.

Чемпионатның беренче матчларында ике команда да җиңелде – «Ак Барс» ЦСКАга 2:3 исәбенә оттырды, ул уенда Владимир Ткачев ике алка кертте. Казанлылар яхшы хәрәкәт һәм көрәштә киеренкелек күрсәттеләр, ике тапкыр исәп буенча алга чыктылар, тик уеннан чыгарулар комачаулады: көндәш команда барлык алкаларны да күпчелектә кертте. «Йокерит» «Авангард»ны җиңә алмады −  көндәшнең өч алкасына Лаури Марьямяки командасы Микко Лехтоненның голы белән генә җавап бирде. Казанлылар белән матч алдыннан «Джокер»ларның тренерлар штабы составта бер генә үзгәреш ясаган иде: сакчы Виктор Лев өенга керми калды, КХЛда форвард Алекси Халме дебют ясады, ә Конста Хирвонен 13нче һөҗүмче булып кертелде. «Ак Барс»ның сакчысы Никита Лямкин матчта катнашмады, аның урынын Дмитрий Юдин алды. Шулай ук Михаил Глухов та составка керми калды – аны Вячеслав Основин һәм Артем Лукоянов звеносында Михаил Фисенко алыштырды, ә Артем Михеев 13нче һөҗүмче позициясендә иде. «Барслар» һәм «джокерлар» капкаларында Адам Рейдеборн һәм Анти Ниеми тордылар.

Матч алдыннан «Ак Барс» тренеры Игорь Горбенко матчны хуҗалар тиз башлаячак дигән иде, тик барысы да киресенчә булды – казанлылар старттан ук чит зонага юнәлделәр. «Йокерит»ка кунакларның ыргылуына каршылык күрсәтергә күпчелек ярдәм итте: Даниил Журавлев капка алдыннан китмәде. Хуҗалар алканы голга кадәр диярлек уйнатты – «Ак Барс»ны Лукоянов коткарды. Ахырга таба бер минут эчендә кунаклар ике тапкыр керттеләр: Станислав Галиев Ниеминың щитоклары арасына ташлады, аннары Кирилл Петров ыргытканнан соң Эмиль Галимов алканы буш капкага кертте. Галиев, сүз уңаена, иртәнге тренировкада ыргылышны нәкъ менә шул ноктадан ясады, ә Горбенко үз һөҗүмчесенә: «син бүген кертәсең», - дигән иде. Казанлылар беренче периодта оборонада бик яхшы уйнадылар –«Джокер»ларның 18 тапкыр бәрүнең 6сы гына Рейдеборнга барып җитте.

Тәнәфестән соң 22 секунд үтте – «Йокерит» капкасына өченче алка керде: Игорь Ожиганов алканы тотып алды, аны уңышлы тапшырды, ә Патрис Кормье матур итеп кертеп җибәрде. Артем Галимовны уеннан чыгарганнан соң, күпчелектә уйнау хуҗаларга инициативаны үз кулына алырга ярдәм итте. Тигез составта бер алканы Антти Пильстрём кертте: форвардның ыргылышы килеп чыкмады, тик бу көндәш командага ярдәм генә итте – Рейдеборн әзер түгел иде. Тиздән «Ак Барс» өч голга алга чыкты: Петров зонага кергәндә Томми Кивистёдан һәм Ниемидан алканы ала алды. Финал сиренасына кадәр командалар куркыныч һөҗүмнәр белән алмашты, тик нәтиҗәсе булмады – Джастин Азеведо кунакларның капкасына юнәлде, ләкин «джокерлар» икегә бер каршыга чыкты.

Өченче периодны «Йокерит» күпчелектә башлады һәм икенче голны кертү мөмкинлегнә ия иде: Петер Регин буш почмакта булган Стива Мозеска пас бирмәкче иде, ләкин алка янәшә узып китте. Бишенче кыр уенчысы чыкканнан соң «Ак Барс» алканы һәм инициативаны үзенә алды – Джастин Азеведо көндәшенең ике сакчысын артта калдырып очып үтте һәм бишенче алканы кертеп җибәрде. «Джокерлар» Кристиан Хенкельне уеннан чыгарганнан соң гол кертү мөмкинлеге алдылар, берничә яхшы һөҗүм уйлап таптылар, тик алар нәтиҗәсез булды. Шулай да хуҗалар тигез составларда гол кертүгә ирештеләр – Тему Эроненга капка алдына алка җибәрделәр һәм ул әлеге ситуацияне “дөрес хәл итте”. Җавап итеп Ткачевны звеносының уенчылары шәп контратака ясадылар: бары тик сакчы Алекс Грантның фидакарьлеге генә финнарны алтынчы алкадан коткарды. 5:2 – «Ак Барс»ның ышанычлы һәм якты җиңүе, яңа сезонда беренче ике очко.

Киләсе матчны «Ак Барс» 7 сентябрьдә уздырачак – Дмитрий Квартальнов командасы күчмә серияне «Сочи» хоккей клубына каршы уен белән төгәлләячәк. Казанлылар үз бозларындагы беренче очрашуны 13 сентябрьдә «Металлург»ка каршы уйнаячак, билетларны монда алырга була.

«Йокерит» − «Ак Барс» − 2:5 (0:2, 1:2, 1:1)

0:1 Галиев (Зарипов, 15:43)

0:2 Галимов Э. (Петров, Фазылзянов, 16:51)

0:3 Кормье (Ожиганов, 20:22)

1:3 Пильстрём (Контиола, 23:56)

1:4 Петров (Педан, Викстранд, 32:31)

1:5 Азеведо (Ожиганов, 42:36)

2:5 Эронен (Норман, 56:38)

Хельсинки. «Хартвалл Арена». 8988 зрителей

Капчыклар: Ниеми (00:00 − 54:09, 56:38 − 60:00), Калниньш (54:09 − 56:38) − Рейдеборн