Барлык хәбәрләр

«Сочи» ХК – «Ак Барс». Уен көне

«Ак Барс» 7нче сентябрьдә «Сочи» хоккей клубына каршы уйнаячак. Бу матч белән «барслар» яңа сезонның беренче күчмә сериясен тәмамлаячаклар.

«Сочи» чемпионатта әле җиңелмәде. Сергей Зубов командасы «Нефтехимик»ны (3:2) һәм Минскиның «Динамо»сын (5:4) отты. «Сочи» белорусларга каршы матчны кичә уйнады. «Большой» спорт сарае бозында чын триллер килеп чыкты, ә хуҗаларга Сергей Шмелевның дубле һәм Мальта Стремвалльның өч гол тапшыруы җиңү китерде.

«Ак Барс» ЦСКА белән катлаулы уеннан соң Хельсинкига нәтиҗәле барып кайтты – 5:2 исәбе белән җиңү һәм ачык һөҗүм итүче хоккей уенчыларга көч һәм күтәренке кәеф бирде.

Сезонга Игорь Ожиганов, Камил Фазылҗанов һәм Джастин Азедо бик яхшы керделәр: бу уенчылар ике уен рәттән очколар җыя. Беренче матчлардан ук капкачы Адам Рейдеборн класслы уенны күрсәтә. «Йокерит»ка каршы матчтан соң «Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов шведны матчның иң яхшы уенчысы дип атады һәм аңа түбәтәй тапшырды.

«Сочи» ХК − «Ак Барс» матчын туры эфирда «ТНВ», «ТНВ-Планета» һәм КХЛ ТВ телеканаллары күрсәтәчәк. Текстлы трансляция «Ак Барс»ның Twitter һәм Telegram рәсми аккаунтларында узачак. Уенга кадәр, тәнәфесләрдә һәм матчтан соң Махмуд Аракаев һәм Зөһрә Уразбахтина белән студия эшләячәк.

«Ак Барс»ның үз бозында беренче уен 13нче сентябрьдә «Металлург»ка каршы узачак − билетлар сатуы биредә ачык.