Барлык хәбәрләр

Мансур Усманов «Ак Барсның» башкарма директоры итеп билгеләнде

«Ак Барс» хоккей клубында башкарма директор вазыйфасы кертелде, яңа җитәкченең җаваплылыгында оператив идарә итү һәм маркетинг мәсьәләләре булачак.

Яңа вазифага Мансур Усманов билгеләнде, 10 сентябрьдә җитәкчене хоккей командасына һәм клуб персоналына тәкъдим иттеләр.

Наил Маганов, «Ак Барс» ХК президенты:

– Мансур Мидехәтович - хоккей клубында эшләү тәҗрибәсе булган белгеч. Ул заманча һәм яңалыклар өчен ачык җитәкче. Аның ярдәме белән «Ак Барс» яңа нәтиҗәләргә ирешә һәм КХЛда үзенең алдынгы позицияләрен ныгыта алыр дип ышанабыз.

Мансур Усманов, «Ак Барс» ХК башкарма директоры:

 - Иң мөһиме - коллектив эше, командада эшләү. Хоккейда гына түгел, клубта да, производствода да җиңү һәм нәтиҗә команда гына формалаштыра. Шартлар яки инвестицияләр генә түгел, ә нәкъ менә бердәм эш, гармония һәм коллективтагы мөнәсәбәтләр нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә. Булдырылганның барысын да безнең хоккей системасы өчен кирәкле юнәлештә сакларга, үстерергә кирәк.

Мансур Мидехәт улы Усманов 1974 елның 7 июлендә Әлмәт шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеге: «Татнефть» ГАҖ, «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы», «Елховнефть», «ТМС групп», 2017 елдан 2019 елга кадәр – «Нефтяник» ХК (Әлмәт) башкарма директоры.