Барлык хәбәрләр

Владимир Ткачев: «Без актив уйныйбыз – моны сакларга кирәк»

«Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Ткачев ачык тренировкадан соң «Металлургка» каршы уен һәм күчмә серия турында журналистларның сорауларына җавап бирде.

– «Металлургка» сез ничек әзерләнәсез?

− Барлык командаларга да кебек: көндәшне тикшерәбез, күнегүләр ясыйбыз, залда һәм бозда тренировкалар бара.

− «Металлургта» тренер алышынды, «Ак Барсның» әзерлегенә бу тәэсир итәме?

− Безгә үзебезгә әзерләнергә, үз уеныбызны, үз моментларыбызны җайларга кирәк. Көндәш командасы чыгып, 100 процентка уйнаячак, моның өчен мотивацияләре җитәрлек. Безгә һич тә бирешмәскә кирәк.

– Сезонның беренче матчларында җиңүләрдән тыш, сезгә нәрсә ошады?

– Без актив уйныйбыз, бу компонентны киләсе матчларда саклап калырга кирәк дип уйлыйм.