Барлык хәбәрләр

«Ак Барс» - «Металлург». Уен көне

«Ак Барс» 13нче сентябрьдә яңа сезонның үз бозында беренче уенны үткәрәчәк – Казанга Магнитогорскиның «Металлург» командасы киләчәк. Очрашу Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана.

Регуляр чемпионат башында 5 матчта магнитогорскилылар СКА (1:3), «Витязь» (0:2), «Автомобилист» (2:3 Б) һәм «Нефтехимик» (0:3) командаларыннан җиңелделәр. «Магнитка» үз кырында «Северстальны» 4:2 исәбе белән җиңде. «Металлург» яңа сезонда беренче булып тренер отставкасын кичерде – Йозеф Яндач урынына уенчыларга һәм җанатарларга яхшы таныш Илья Воробьев килде.

«Ак Барс» яңа сезонда өч уен уздырды. Күчмә сериядән соң команданың 5 көнлек тәнәфес булды: уенчылар ял итәргә, матчка әзерләнергә һәм ачык тренировка форматында журналистлар белән аралашырга өлгерделәр.

КХЛның Көнчыгыш конференциясы грандлар арасында 50 матч узды – аларның 26сында «Ак Барс» җиңде. Алкаларның аермасы да «Ак Барс» файдасына – 116 - 100. Узган сезонда көндәшләр 4 тапкыр очрашты һәм 2әр җиңү яулады.

«Металлургның» төп йолдызы - Сергей Мозякин. Ул яшенә карамастан, «Металлургның» төп йолдызы булып кала: уйналган матчлар саны буенча КХЛ рекордчысы һәм лиганың иң яхшы бомбардиры элеккечә үк дәрәҗәне саклый. Бу сезонда Мозякин исәбендә - 5 матчта 2 (1+1) очко һәм файдалылык күрсәткече -3.

 «Ак Барс» сакчысы Игорь Ожиганов яңа сезонның һәр матчында очко җыя, 3 уеннан соң аның 4 очкосы (0+4) бар.

«Ак Барс» белән «Металлург» матчында Зиннәтулла Билалетдинов булачак – клуб легендасы Казанда хоккей сезонын ачуда катнашачак, «Татнефть Аренада» Билалетдиновның исемле стягын күтәрәчәкләр, ә тәнәфесләрнең берсендә «Ак Барс» тарихындагы иң уңышлы тренеры клуб ТВ студиясенә Зөһрә Уразбахтина һәм Мәхмүд Аракаев янына киләчәк.

«Ак Барс» − «Металлург» матчы «Татнефть Аренада» узачак һәм 19.00 сәгатьтә башлана. Билетлар tna-tickets.ru, «Татнефть Арена» кассаларында һәм Kassir.ru сату нокталарында.