Барлык хәбәрләр

«Ак Барс» - «Северсталь» - 4:3

«Ак Барс» 16нчы сентябрьдә «Татнефть Аренада» «Северстальны» 4:3 исәбе белән җиңде. Бу җиңү Дмитрий Квартальнов командасы өчен рәттән дүртенче булды.

Узган уен белән чагыштырганда Дмитрий Квартальнов 3 алмаш ясады: Дмитрий Юдин һәм Кристиан Хенкель урынына сакта Андрей Педан һәм Никита Лямкин чыктылар, һөҗүмдә Михаил Глухов Артем Лукояновны алыштырды. Төп капкачы сыйфатында бозга Адам Рейдеборн чыкты.

Матч ике яктан да бик нык хәрәкәтле булды, бозда көрәш күп иде. «Северстальның» беренче потенциаль кискен һөҗүме гол белән тәмамланды. Шунда ук кунаклар Патрис Кормьены уеннан чыгарганнан соң күпчелекне алды һәм аны юкка итте. «Ак Барс» тигез составларда куркынычрак иде: Мэтт Фрэттин һәм Педан капкага яхшы ыргыттылар, һөҗүмдә Станислав Галиев куркыныч иде, Кирилл Петров корпус белән бик шәп эшләде. «Ак Барсның» беренче голын Игорь Ожигановка кертте. Бу гол аның өчен КХЛда беренче булды.

Тәнәфестән соң казанлылар кунакларны тулысынча отты. Башта Артем Галимов «Ак Барсның» уенда икенче голын кертте. Берничә минуттан күпчелектә Джастин Азеведо ыргыткан соң Кормье кәшәкесен алка юлына төгәл куйды.

Өченче периодта Вовченко алканы «Ак Барс» капкасына кертте – 3:2. Шунда ук «барслар» җавап бирделәр – Владимир Ткачев һәм Станислав Галиев «Северсталь» капкасына чыктылар да алканы керттелэр - 4:2. Тагын бер куркыныч момент Фисенко кулында булды, тик «Северстальның» капкачысы Хәкимов командасын коткарып кунакларга өмет калдырды. «Северсталь» мөмкинлектән файдаланды – Вадим Кудако бер алканы отты һәм матчта интриганы яңартты. Кунаклар алтынчы уенчыны чыгарды, тайм-аут алды, тик барысыда нәтиҗәсез булды: «Ак Барс» 4:3 исәбе белән ота һәм җиңү сериясен дүрт матчка кадәр озайта.

Киләсе матчны «Ак Барс» үз бозында уздырачак – Казанга Түбән Каманың «Нефтехимигы»  киләчәк. Уенга билетлар tna-tickets.ru, «Татнефть Арена» кассаларында һәм Kassir.ru сату нокталарында сатыла.

«Ак Барс» − «Северсталь» − 4:3 (1:1, 2:0, 1:2)

0:1 Лишка (Монахов, 4:21)

1:1 Ожиганов (Фрэттин, 17:47)

2:1 Галимов А. (Яруллин, Петров, 22:16)

3:1 Кормье (Азеведо, Викстранд, 30:50, 5x4)

3:2 Вовченко (Кодола, Хохлов, 46:04)

4:2 Галиев (Ткачёв, 48:46, 4x5)

4:3 Кудако (Вовченко, Гераськин, 56:36)