Барлык хәбәрләр

«Ак Барс» - «Куньлунь Ред Стар» - 5:0

«Ак Барс» 28нче сентябрьдә үз бозында яңа серияны ачты – «Татнефть Арена» бозында казанлылар Кытайның «Куньлунь Ред Стар» командасын 5:0 исәбенә җиңде.

Хуҗалар матчны актив башлап җибәрде, аңа күпчелек ярдәм итте – 2нче минутта Олли Палола «Куньлуньны» азчылыкта калдырды. «Ак Барс» бик шәп уйнады һәм берничә моментка ия булды, тик алканы кертә алмады. Тигез составларда кунаклар уенны үз капкаларыннан аерырга тырышты. «Ак Барс» зонасында иң куркыныч мизгелне Мэтью Майоне уйлап тапты. Тимур Билялов алканы кире какты. Период азагында «Ак Барс» тиз һөҗүм итте: Мэттью Фрэттин Вячеслав Основинны пас белән тапты, һәм Основин соңгы ике матчта үзенең икенче алкасын кертте.

Икенче период башында Фреттин Педанга пас бирде дә, Андрей капканың өстәге почмагына төгәл ыргытты. Период уртасында арбитрлар «Ак Барсның» капкасына буллит билгеләде: алка капка өстәннән очып китте.

Уен ахырына кадәр хуҗалар тагын өч тапкыр гол кертте: башта Фреттин күпчелектә шәп  ыргытты, аннары Данис Зарипов үзенең чираттагы алкасын кертте, ә сиренага 7 секунд калганда Артем Вәлиев КХЛда беренче голын кертә алды. 5: 0 – «Ак Барсның» ышанычлы җиңүе.

Киләсе уенны «Ак Барс» 30нче сентябрьдә уздырачак – үз бозында «нефть матчында» Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын кабул итәчәк. Уенга билетларны онлайн, «Татнефть Арена» кассаларында.һәм Kassir.ru сату нокталарында сатыла.