Барлык хәбәрләр

«Нефтехимик» - «Ак Барс». Уен көне

«Ак Барс» 2нче ноябрьдә «Нефтехимик»ка каршы уйнаячак − очрашу Түбән Камада узачак һәм Мәскәү вакыты белән 17.30 сәгатьтә башланачак.

Соңгы матчларда «Нефтехимик» КХЛның чын ачышы: Вячеслав Буцаев командасы рәттән 7 очрашуда отты һәм ике тапкыр зур камбэклар ясады. «Адмирал»га каршы уенда түбәнкамалылар 0:3 исәбенә оттырып, җиңү яулады, ә «Амур»га каршы матчны 1:3 исәбеннән җиңә алды. Җиңү сериясе «Нефтехимик»ка Көнчыгышның турнир таблицасы уртасында урнашырга мөмкинлек бирде – 27 очко белән команда конференциядә 7нче урынны били.

Казанлылар Көнчыгыш конференциясендә беренче булып бара: 23 матчның 18ендә җиңеп «Ак Барс» 37 очко җыйды. Узган очрашуда Дмитрий Квартальнов командасы «Адмирал»ны җиңде (2:0) – Патрис Кормье капкага искиткеч ыргытты, буш капкага Вячеслав Основин кертте. Түбән Камада «барслар» күчмә серияны башлаячак: аннан команда Череповецка очачак, «Северсталь» белән очрашу регуляр чемпионатның беренче өлешен «Ак Барс» өчен төгәлләячәк.

«Нефтехимик» − «Ак Барс» матчын туры эфирда КХЛ ТВ, «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары күрсәтәчәк. Текстлы трансляция Казан клубының Twitter һәм Telegramда рәсми аккаунтларында ачык булачак. «ВКонтакте»да «Ак Барс» берләшмәсендә узган матчка кадәр һәм аннан соң Мәхмүт Аракаев һәм Зөһрә Уразбахтина белән студия эшләячәк: тапшыру кунагы - «Ак Барс» сакчысы Игорь Ожигановның хатыны Александра Ожиганова-Меркулова булачак.