Барлык хәбәрләр

«Северсталь» - «Ак Барс». Уен көне

«Ак Барс» 4нче ноябрьдә чемпионатның беренче этабын «Северсталь»га каршы уен белән тәмамлый − уен Череповецта узачак һәм Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башланачак.

«Северсталь» соңгы вакытта үз җанатарларын нәтиҗәләре белән сөендерми – Андрей Разин командасы рәттән 7 тапкыр җиңелде һәм көнбатышта плей-офф зонасыннан читтә бара (конференциядә 10нче урын, 25 матчта 8 җиңү һәм 21 очко). Тик ахырга кадәр череповецларга каршы көрәшүдән баш тартып булмый: соңгы 5 матчта алар 1 алка аермасы белән оттырды, ә аларның 4се – өстәмә вакытта. Узган уенда «Северсталь» кунакта «Витязь»га оттырды (2:1).

«Ак Барс» көтмәгәндә «Нефтехимик»ка оттырды (2:4). Бу җиңелү Казанлыларның конференциядә позицияләрен какшамады: Көнчыгышта 1нче урын, 24 матчта 18 җиңү һәм 37 җыелган очко. Тәнәфестә «Ак Барс»ның берьюлы 6 уенчысы үз җыелма командаларына уйнарга китә: Камил Фазылҗанов белән Игорь Ожиганов Россия җыелма командасына, Адам Рейдеборн һәм Микаэль Викстранд − Швеция җыелма командасына, ә Дмитрий Юдин белән Артем Галимов Россия Олимпия җыелма командасына чакыру алды.

КХЛда «Ак Барс» белән «Северсталь» 22 очрашу уздырды - 16 җиңү «барсларда» һәм 6 җиңү – «Северстальда», алкаларның аермасы – 56 – 40 казанлылар файдасына. Бу уеннарда «Ак Барс»ның иң яхшы бомбардиры − Джастин Азеведо, аның 9 (3+6) очкосы бар. «Северсталь» составында Казан белән матчларда 3 (1+2) очко һөҗүмчеләр Даниил Вовченко һәм Владислав Кодола туплады.

Бу сезонда көндәшләр Казанда очрашты инде – «Ак Барс» 4:3 исәбе белән җиңде, казанлылар составында алкаларны Игорь Ожиганов, Артем Галимов, Патрис Кормье һәм Станислав Галиев кертте.

«Северсталь» − «Ак Барс» матчын «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк. Уенның текстлы трансляциясен Twitter һәм Telegram Казан клубының аккаунтларында карарга була. Матчка кадәр һәм аннан соң, шулай ук тәнәфесләрдә «ВКонтакте»да «Ак Барс»ның рәсми берләшмәсендә Мәхмүт Аракаев һәм Зөһрә Уразбахтина белән студия эшләячәк, кунакта танылган ватерполчы, Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры, дөнья кубогы һәм дөнья лигасы җиңүчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров булачак.