Барлык хәбәрләр

«Северсталь» − «Ак Барс» - 0:2

«Ак Барс» 4нче ноябрь көнне җыелма командалар уеннарына тәнәфес алдыннан «Северсталь»ны отты – очрашу Череповецта узды һәм кунакларның 2:0 исәбенә җиңүе белән тәмамланды.

Ике команда да беренче минутлардан ук югары тизлекне алды, һәм «Ак Барс» Юрий Трубачевны уеннан чыгарганнан соң, инициативаны кулга алды. Иң куркыныч ыргылышны Мэттью Фрэттин булдырды. Тигез составларда Трубачев гол кертә алды, казанлыларны Билалов реакциясы коткарды. «Северсталь» период уртасында исәбне ачу мөмкинлеген кулдан ычкындырды: ярты минут хуҗалар өчкә каршы бишәү уйнады, тик һөҗүмдә берни дә тәкъдим итә алмады.

Икенче периодта «Ак Барс» «Северсталь»ны тулысынча отты − хуҗалар контратакларга басым ясады, чөнки беренче чиратта, оборонада эшләргә туры килде. Период уртасына кадәр Подъяпольский үз командасын уенда тотты. Период уртасында Патрис Кормье Дмитрий Юдиннан идеаль диагональне йомгаклады. 49 секундтан соң «барслар» икенче голны кертте – Эмиль Галимов якын арадан капкачыны бәрде. Станислав Галиев период азагына якынрак исәбне зурартыйрга алды: Данис Зарипов белән бергә алар бер сакчыга каршы икәү чаптылар, 22нче номер үзе ташлады да кертә алмады. Соңгы минутта хуҗалар күпчелекне алды – 2 минутлык штрафны Олег Ли алды.

Соңрак «Северсталь» тагын күпчелектә уйнады. Билалов белән «Ак Барс»ның азчылык махсус бригадалары намус белән эшләде һәм хуҗаларга гол кертергә мөмкинлек бирмәде. Хуҗалар тагын бер яхшы һөҗүм уйлап таптылар, Даниил Вовченко ташлап исәбне үзгэртергэ иде, тик Билалов моңа каршы булды. Зарипов ахырга 4 минут калгач, кунакларны азчылыкта калдырды, череповлыларның тренерлар штабы тайм-аутны алды һәм капкачыны алыштырды – тик күпчелекне тормышка ашыра алмадылар. 2:0 – «Ак Барс»ның ышанычлы җиңүе һәм Билаловның коры матчы.

Киләсе уенны «Ак Барс» 12нче ноябрьдә уздырачак – казанлылар үз бозларында Омскиның «Авангард»ына каршы уйнаячак. Уенга билетларны онлайн, «Татнефть Арена» һәм Kassir.ru кассаларында сатыла.

«Северсталь» − «Ак Барс» − 0:2 (0:0, 0:2, 0:0)

0:1 Кормье (Юдин, Лямкин, 32:09, 5x4)

0:2 Галимов Э. (Кара, Ожиганов, 32:58)