Барлык хәбәрләр

«Ак Барс» һәм «Спартак» үзара уенчылар белән алмашты

«Ак Барс» белән Мәскәү «Спартагы» уенчылар белән алмашты – Казанга һөҗүмче Вячеслав Лещенко килә, ә кире юнәлештә сакчы Дамир Мусин китәчәк. Форвард контракты 2020/21 сезон ахырына кадәр гамәлдә, Лещенко «Ак Барс»та 15нче номер астында уйнаячак.

Вячеслав Евгеньевич Лещенко 1995 елның 24нче апрелендә Электростальда туды, «Кристалл»да тәрбияләнде. Профессиональ карьерада «Атлант» (Мытищи), «Спартак» (Мәскәү) командалары өчен чыгыш ясады. КХЛда барлыгы 269 матч уйнады һәм 92 (41+51) очко җыйды.

Казанышлары: яшьләр командалары арасында дөнья чемпионатының көмеш призеры (2015).

«Ак Барс» Дамир Мусинга клубта уздырылган еллар өчен рәхмәт белдерә һәм хоккейчыга алдагы карьерасында уңышлар тели.

Рафыйк Якубов, «Ак Барс»ның генераль менеджеры»:

– Дамир Мусинны Вячеслав Лещенкога алмашканда без клуб һәм уенчыларның кызыксынуыннан чыгып эш иттек. Без Вячеславка зур күләмле эш башкарырга сәләтле, КХЛда чыгыш ясауның җитди тәҗрибәсе һәм лидерлык сыйфатларына ия югары тизлекле һөҗүмче буларак исәп тотабыз.