Барлык хәбәрләр

Роман Рукавишников һәм Виктор Тихонов «Ак Барс»ка күчәләр

«Ак Барс» белән СКА уенчылар белән алмашты – Казанга сакчы Роман Рукавишников һәм һөҗүмче Виктор Тихонов килә. Контрактлар ике уенчының да 2019/20 сезоны ахырына кадәр гамәлдә. Рукавишников «Ак Барс»та - 5нче, ә Тихонов - 14нче номер астында уйнаячак.

Роман Владимирович Рукавишников 1992 елның 20нче июлендә Мәскәүдә туган, ул Мәскәүнең «Русь» хоккей клубы шәкерте. Профессиональ карьерада «Мытищинские Атланты», «Атлант» (икесе дә – Мытищи), СКА (Санкт-Петербург) командалары өчен чыгыш ясады. КХЛда барлыгы 363 матч уйнады һәм 58 (14+44) очко җыйды.

Казанышлары: Гагарин Кубогы иясе (2015, 2017).

Виктор Васильевич Тихонов 1988 елның 12нче маенда Ригада туды, Мәскәү АҮСКында тәрбияләнде. Профессиональ карьерада «Северсталь», «Алмаз» (икесе дә Череповец), «Финикс Койотс» (Финикс, АКШ), «Сан − Антонио Рэмпейдж» (Сан-Антонио, АКШ), «Чикаго Блэкхоукс» (Чикаго, АКШ), «Аризона Койотс» (Аризона, АКШ), АСК (Санкт-Петербург) командалары өчен чыгыш ясады. КХЛда барлыгы 415 матч уйнады һәм 205 (110+95) очко җыйды.

Казанышлары: яшьләр командалары арасында дөнья чемпионатының бронза призеры (2008), дөнья чемпионатының җиңүчесе (2014) һәм көмеш призеры (2015), Гагарин Кубогы иясе (2015, 2017).

«Ак Барс» Игорь Ожигановка клубта үткәрелгән вакыт өчен рәхмәт белдерә һәм хоккейчыга киләчәктәге карьерасында уңышлар тели.

Рафыйк Якубов, «Ак Барс»ның генераль менеджеры»:

– Без уңкуллы һөҗүмче белән һөҗүм линиясен көчәйтү мөмкинлеген бик озак эзләдек. Виктор Тихонов безнең барлык таләпләребез астына килде – ул үзәктә дә, флангта да уйный ала торган тәҗрибәле һөҗүмче, күпчелектә дә, азчылыкта да уйнарга әзер булган хезмәткә сәләтле һәм чылбырлы форвард. Күчү вариантлары турында фикер алышканда, без Игорь Ожигановка алмашуга килдек. Без Игорьга уен өчен рәхмәт белдерәбез һәм яңа командада бары тик уңышлар телибез, ул анда үзенең барлык иң яхшы сыйфатларын күрсәтә алачак. Роман Рукавишниковта озак вакыт КХЛда чыгыш ясый, аны сатып алу безгә сакны ныгытырга, бигрәк тә үз капка алдында уенны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.