Барлык хәбәрләр

«Ак Барс» - «Трактор». Уен көне

«Ак Барс» 14нче ноябрьдә «Трактор»га каршы «Татнефть Арена»да уйнаячак. Уен 19:00 сәгатьтә башланачак.

Чиләбелеләр сезонны яхшы гына башлады, тик аннары түбәнәя барды – клуб җитәкчелеген бу эш канәгатьләндермәде, һәм Петерис Скудраны «Трактор» башында Владимир Юрзинов алыштырды. Яңа тренерның дебюты барып чыкмады: ураллылар «Металлург»ка 2:5 исәбенә оттырды, «Трактор» составында Есса Виртанен һәм Никита Щербак алка кертте. 28 уенда 10 җиңү, 22 җыелган очко, көнчыгышта 11 урын - Чиләбе җанатарларына горурлану өчен сәбәпләр әлегә аз.

«Ак Барс» үз мәйданында «Авангард»ны 3:0 исәбенә җиңде: Михаил Фисенко, Владислав Кара һәм Джастин Азедо голлары, Тимур Билаловның сезондагы алтынчы коры уен. Бу казанлыларга Көнчыгыш башлыгында үз позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирде: якын көндәшләрен отып, Дмитрий Квартальнов командасы 2нче урыннан 7 очкога кадәр аерманы арттырды. Билалов Россия чемпионатларында коры сериянең дәвамлылыгы буенча клуб рекордчысы булды – киләсе матчта капкачының бу күрсәткеч буенча КХЛның һәм ил беренчелегенең яңа рекордын кую мөмкинлеге булачак.

«Ак Барс» − «Трактор» матчын туры эфирда «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрергә мөмкин, текстлы трансляцияне Казан клубының Twitter һәм Telegramда рәсми аккаунтларында эзләгез. «ВКонтакте»да «Ак Барс» берләшмәсендә, гадәттәгечә, уенга кадәр һәм аннан соң, шулай ук периодлар арасындагы тәнәфесләрдә Мәхмүт Аракаев һәм Зөһрә Уразбахтина белән студия эшләячәк.